www.tataroved.ru Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета
  выберите язык общения Русский English
 
 
  Поиск:      расширенный поиск

www.tataroved.ru - Вторник, 19 марта 2024, 13:27

Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ


Вы находитесь: / Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ / Центр истории и теории национального образования им. Х.Фаезханова / Проект по созданию «Антологии татарской педагогической мысли»
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ  •  Новости  •  Наука  •  Публикации  •  Мероприятия  •  Татароведение  •  Проекты–online  •  Информация  •  КАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ
Об Институте истории АН РТ  •  Администрация  •  Отдел новой истории  •  Отдел новейшей истории  •  Отдел этнологических исследований  •  Отдел истории общественной мысли и исламоведения  •  Центр истории и теории национального образования им. Х.Фаезханова  •  Центр исследований Золотой Орды и татарских ханств им. М.А.Усманова  •  Центр иранистики  •  Центр изучения истории и культуры татар-кряшен и нагайбаков  •  Отдел информационных технологий  •  Крымский научный центр  •  Северо-Западный научный центр им. Л.Н. Гумилева  •  Центр этносоциологических исследований  •  Аспирантура Института истории АН РТ  •  Территориальные отделения  •  Архив
Гибатдинов Марат Мингалиевич  •  Мухаметзянова Дина Сибагатовна  •  Муртазина Ляля Раисовна  •  Лотфуллин Марат Вазыхович  •  Ахтямова Алсу Вазиховна  •  Гимазова Рафиля Алмарисовна  •  Сафина Алия Магсумовна  •  Зиннатуллина Алсу Анваровна  •  Яруллина Ляйсан Ильсуровна  •  Абызова Резеда Равиловна  •  Садыков Шамиль Фанисович  •  Публикации сотрудников на сайте  •  Проект по созданию «Антологии татарской педагогической мысли»  •  Гражданское общество и личность: проблемы образования в этнически гетерогенном российском социуме (на примере Респ. Татарстан)

 
Логин:    
Пароль:
 
 

  • [ Регистрация ]
  • Проект по созданию «Антологии татарской педагогической мысли»
    В феврале 2005 г. Центр истории и теории национального образования (ЦИТНО) Института истории АН РТ приступил к созданию «Антологии татарской педагогической мысли». 28 апреля 2005 г. в ЦИТНО состоялся круглый стол на тему «Антология татарской педагогической мысли: к постановке проблемы». См. выступление к.пед.н. Л.Р.Муртазиной по этой теме. См. также Анкету для сбора материалов по Антологии.
     

    В феврале 2005 г. Центр истории и теории национального образования (ЦИТНО) Института истории АН РТ приступил к созданию «Антологии татарской педагогической мысли».

     

    В ней предполагаются следующие разделы:

    • Народная педагогика и истоки формирования татарской педагогической мысли.
    • Развитие педагогической мысли в Булгарском государстве.
    • Педагогическая мысль в эпоху Золотой Орды.
    • Развитие педагогической мысли в период Казанского ханства.
    • Татарское просветительство и педагогическая мысль.
    • Мусульманская образовательная система у татар.
    • Татарские педагоги-демократы конца ХIХ – начала ХХ веков.
    • Вклад зарубежных и русских ученых в развитие татарской педагогической мысли
      (ХIХ-ХХ вв.).
    • Особенности развития татарской педагогической мысли в ХХ веке.
    • Современная татарская педагогическая мысль и ее основные представители.

    Предложения по составлению «Антологии» принимаются по адресу:
    420111, г.Казань, ул. Кремлевская, 9. Телефон: 292-17-62 , 292-92-64
    E-mail: history@tataroved.ru , history@ih.kazan.ru

     

     

    Анкета для сбора материала

    по АНТОЛОГИИ ТАТАРСКОЙ ПЕДАГОГИЧЕСКОЙ МЫСЛИ

    (данные заполняются на одном из двух государственных языков РТ – татарском или русском).

     

    1) Фамилия, имя, отчество (на татарском и русском языках).

    2) Дата и место рождения (на татарском и русском языках).

    3) Фото (6 х 7 см).

    4) Образование (наименование вуза и год окончания).

    5) Тема и  дата защиты диссертации.

    6) Ученая степень, ученое звание (даты присуждения).

    7) Место работы, должность (также предыдущие места работы с указанием временного отрезка).

    8) Основные направления исследований.

    9) Список публикаций.

    10) Почетные звания, награды (годы присуждения).

    11) Список трудов и статей о Вашей педагогической деятельности.

    12) Ксерокопия отрывков из трудов, отражающих Ваш личный вклад в развитие татарской педагогической мысли в объеме 3-8 страниц (новые направления, методики, технологии и т.д.).

    13) Ваш домашний адрес, телефон, e-mail.

     

    Материалы направлять по адресу:

     

    420014 г.Казань, Кремль, подъезд 5.
    Институт истории АН РТ

    Тел.: +7 843 2921762
    Тел./факс:  +7 843 2928482

     

    Пишите нам:

    history@tataroved.ru

    Муртазиной Ляле Раисовне

     

    ________________________________________________________________

     

    28 апреля 2005 г. В Центре истории и теории национального образования Института истории им. Ш.Маржани АН РТ состоялся круглый стол на тему «Антология татарской педагогической мысли: к постановке проблемы» с участием сотрудников Центра и заместителя директора Института энциклопедии АН РТ Сабирзянова Гумера Салиховича, ведущего научного сотрудника ИЯЛИ Рамеева Зуфара Зайниевича. Участники обсудили основные принципы составления Антологии. Была достигнута договоренность о сотрудничестве институтов АН РТ в процессе составления Антологии.

     

    Выступление кандидата педагогических наук Муртазиной Л.Р. на тему

    «Антология татарской педагогической мысли: к постановке проблемы»

     

    Татарстан Фәннәр Академиясе Тарих институтының Милли мәгариф тарихы hәм теориясе үзәге 2 томлык »Татар педагогик фикер антологиясе»н төзү эшенә кереште. Нинди сәбәпләр этәрде соң Үзәк галимнәрен бу четрекле, шул ук вакытта гаять катлаулы эшкә алынырга?

     

    Бүгенге көндә БДБ дәүләтләрендә hәм Россиядә яшәүче күп кенә халыкларның педагогик энциклопедияләре, педагогик фикер үсешен яктырткан антологияләре бар. Бу җыентыкларда теге яки бу халыкның милли үзаңы формалашу үзенчәлекләре, аның тарихы, педагогика фәненең үсеш кануннары, бүгенге казанышлары hәм перспективалары яктыртылган. Украин, белорус, әрмән, грузиннарда h.б., шулай ук кайбер төрки халыкларда, шул исәптән үзбәкләрдә, казахларда, кыргызларда, азәрбәйҗаннарда шундый антологияләр инде ХХ гасырның 80 елларында ук «СССР халыклары педагогик фикере антологиясе» рубрикасы астында басылып чыккан[1]. Россиядә педагогик фикер үсеше (биредә рус педагогик фикер үсеше күз алдында тотыла) бик җентекле рәвештә чорларга бүлеп өйрәнелгән hәм шуның нәтиҗәсе буларак, өч томнан торган антология дөнья күргән[2]. Шул ук вакытта, гаять бай тарихлы, укымышлы, башка халыклар арасында наданлык көчле булган заманнарда да укуга тартылган, үз хисабына мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, уку hәм тәрбиягә борын заманнардан бирле зур игътибар биргән татар халкының бүгенге көнгәчә шундый басмасы юк.

     

    Беренче чиратта әнә шул хәлне күз алдында тотып тотындык без бу эшкә. Бүгенге көндә безнең алда торган бурыч – татар халкының гасырлар буена тупланып килгән педагогик хәзинәсен барлау, педагогик фикер үсешенең үзенчәлекләрен ачыкларга тырышу, илебездә генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья буйлап таралган татарның педагогик карашларын туплау, аларның гомумпедагогик пространствога керткән өлешен ачыклау hәм шул эшнең, шул эзләнүләрнең нәтиҗәсе буларак, Татар педагогик фикер антологиясен төзү.

     

    Антология дигәндә без нәрсәне күз алдында тотабыз соң? Антология – нинди дә булса бер халыкның билгеле бер юнәлештәге фикер үсешен күрсәтә алырлык итеп (әдәбият, сәнгать, фән h.б.) төзелгән хезмәтләр, әсәрләр, мәкаләләр яисә аларның өзекләреннән тупланган академик басма. «Антология – төрле авторларның сайланма әдәби әсәрләре җыентыгы»,- диелгән Татар энциклопедик сүзлегендә[3]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә дә шул ук аңлатма бирелгән[4]. Татар поэзиясе, балалар поэзиясе антологияләре[5] белән без hәрберебез яхшы таныш. Ләкин антологияне бары тик әдәби әсәрләр белән генә чикләү, әлбәттә, бик үк дөрес түгел. Чөнки, «Татар энциклопедиясе»ндә[6] әйтелгәнчә, антология ул беренче чиратта бәйләм, чәчкә бәйләме мәгънәсен аңлата:»Антология – төрле авторларның әсәрләреннән алынган өзекләрдән, сайланма шигырьләрдән, яисә билгеле бер чор, халык, юнәлешкә караган әдәбиятны чагылдырган җыентыклар ул». Шуңа күрә ул теге яки бу темага багышланган, халыкның теге яки бу юнәлештәге фикер үсешен чагылдырган әдәби, шулай ук фәнни, фәнни-популяр һ.б. текстлардан да торырга мөмкин. Гыйльми хезмәтләрдән аермалы буларак, антологиядә текстларга яисә авторларның эшчәнлегенә анализ, характеристика бирелми. Бу фикергә ышану өчен 2004 елда дөнья күргән «Татар шигърияте. ХХ гасыр башы» (төзүчесе – З.Рәмиев), «Татар балалар поэзиясе антологиясе»(1980, төзүчеләре – Н.Исәнбәт, Г.Рәхим, Р.Кукушкин), «Татар поэзиясе антологиясе», 2 томда (төзүчесе – Г.Рәхим) кебек антологияләргә күз салу да җитә. Ләкин шул ук вакытта текстлар авторның төп идеяләрен (биредә педагогик идеяләрен) ачып салырлык, аның теге яки бу фән, әдәбият яисә сәнгать үсешенә (биредә татар педагогик фикере үсешенә) керткән өлешен билгеләрлек итеп сайлап алынырга тиеш.

     

    Ђйткђнебезчђ, эшне башлар љчен њрнђк ќитђрлек. Шуның өстенә, безнең үзебезнең дә бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәбез бар. Әйтик, «Татар поэзиясе антологиясе» күп халыклардан иртәрәк, 1956 елда ук басылып чыга[7]. Алда искә алган төрле халыкларның педагогик антологияләрен дә күз алдына китерсәк, эшне башлап җибәрү берни тормый кебек. Безнең карашка, Татар педагогик фикер антологиясен төзү процессында без әлеге антологияләргә, аларны төзү принципларына таянып, ләкин, һичшиксез, татар педагогик фикер үсешенең үзенчәлекләрен hәм бүгенге көн фәненең казанышларын искә алып эш итәргә тиешбез Шул ук вакытта без ХХ гасыр ахырында билгеле бер калыпка нигезлнеп дљнья књргђн антологиялђргђ генђ ияреп эшли алмыйбыз, чљнки бњгенге кљн књзлегеннђн чыгып караганда аларныћ књп кенђ кимчелеклђрен дә књрђбез. Алар барысы да идеологиялђштерелгђн, субъектив карашларга нигезлђнеп язылган, ић зур әһәмият Бљек Октябрь революциясенә бирелгђн. Мђсђлђн, «Кыргыз педагогик фикер антологиясе» бары тик 3 бњлектђн генђ тора: «Халык педагогикасы», «Халык акыннары иќатында педагогик фикерлђр», «Октябрьдђн соћ педагогик фикер»[8]. Ул елларда бу эшне тапшырсалар, бђлки без үзебез дђ шул рђвешле язып чыккан булыр идек, Антологияне књренекле педагогларыбыз Хђлфиннәр, К.Насыйрилардан гына башлап киткђн булыр идек. Лђкин бњген болай эшлђргђ ярамый. Безнең педагогикабызның гасырлар белђн билгелђнгђн тарихы бар. Шуның өстенә, бњгенге татар педагогикасы њсешенең яћа аспектлар белђн баюын да онытырга ярамый: соңгы чорда эшләгән, иҗат иткән галимнәр моћа кадђр бары тик язучы, ђдип дип кенђ санаган књп кенђ шђхеслђребезнећ тљпле фикерле, татар педагогикасы њсешенђ зур љлеш керткђн педагоглар икђнен дђ расладылар[9]. Шућа књрђ эшне без, һичшиксез, Кол Галилђрдђн, алай гына да тњгел, борынгы татар-тљрки язмаларда ярылып яткан педагогик фикерлђрне туплаудан башларга тиешбез.

    Иң зур игътибар, әлбәттә, татар халык педагогикасына биреләчәк. «Халык педагогикасы ул – тәрбия өлкәсендә халыкта яшәп килгән карашлар, аның тәҗрибәгә нигезләнгән тәрбияләү, укыту алымнары һәм чаралары, буыннан-буынга күчеп камилләшкән педагогик белемнәре, халык өйрәтүләре, кыскасы, аның тәрбия тәҗрибәсе»[10]. Безнең төп бурычыбыз - шул бай тәҗрибәне туплап, аның, Тукайча әйтсәк, «тутыкмас җәүһәрләрен» җыеп, бербөтен итеп күрсәтү, шул рәвешчә, халык педагогикасының гомумән татар педагогик фикере формалашуга керткән өлешен һәм анда тоткан урынын ачыклау.

     

    ХYII гасырга кадәр татарларда фәннәр үсешенең синкретик характерда булуын исәпкә алып, педагогика фәненә караган фикерләрне дә иң беренче чиратта әдәби әсәрләрдән эзләү дөрес булыр. Шул мөнәсәбәттән, татар әдәбиятының иң матур үрнәкләре дә Антологиядә урын алачак.

     

    Татарларны башка күп кенә халыклардан аерып торучы тагын бер асыл сыйфат – аның үз мђгарифе, мљселман уку-укыту системасы булу. Шуны истђ тотып, Антологиядђ зур бер бњлекне мљселман уку-укыту системасын, аныћ барлыкка килњен, њсешен һђм бњгенге торышын яктыртуга багышларга телибез. Басмада ић тљп урын үткән гасырлардан алып бњгенге кљнгђ кадђр татар халкына хезмђт књрсђткђн, аныћ мђгарифен њстергђн, педагогик фикер њсешенђ љлеш керткђн шђхеслђр – педагоглар, галимнђр, књренекле укытучылар, дђреслек, методик ђсбаплар язучылар, педагогика тарихына кереп калырлык юнђлеш яисђ методика авторларына бирелђчђк. Димәк, Антологигә кертеләчәк шђхеснең татар мђгарифендђ билгеле булуы, шулай ук аның татар педагогик фикер њсешенђ күпмедер дәрәҗәдә өлеш кертерлек басылган хезмђте булуы шарт. Авторларныћ якынча исемлеге булдырылды инде. Бњген анда 350лђп шђхес исђплђнђ. Процесс дђвам итђ. Без Татарстанда яшәүче педагоглар белән генә чикләнмичә, регионнарда, шулай ук чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне дә бу эшкә тартырга телибез. Бу максаттан, чит төбәкләрдә һәм илләрдә яшәүче татарларга мөрәҗәгатьләр җибәрелде инде. Инде күпләреннән җаваплар алырга да өлгердек. Шулай итеп, оештыру эшләре уңышлы гына дәвам итә. Антолоргиянең эчтђлеген язуга керешергђ мљмкин.



    [1] Антология педагогической мысли Украинской ССР. – М.: Педагогика, 1988; Антология педагогической мысли Азербайджанской ССР. – М.: Педагогика, 1989 һ.б.

    [2] Антология педагогической мысли России ХVIII века. – М.: Педагогика, 1985; Антология педагогической мысли России. Первая половина ХIХ века. - М.: Педагогика, 1987.

    [3] Татарский энциклопедический словарь. – Казань: 1999. – С.36.

    [4] Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. – 3 томда. 1 том. - Казан, 1977. – 60 бит.

    [5] Татар поэзиясе антологиясе. - 2 томда. – Казан: 1952; Татар балалар поэзиясе антологиясе. – Казан:1980; Татар шигърияте. ХХ гасыр башы. – Казан: 2004.

    [6] Татарская энциклопедия. – Казань: 2002. – С. 158.

    [7] Татар поэзиясе антологиясе. - Казан: 1956.

    [8] Антология педагогической мысли Киргизской ССР. - М.: Педагогика, 1988.

    [9] Маликов Р.Ш. Становление и развитие тюрко-татарской гуманистической педагогической мысли Средневековья. Автореф. … доктора пед. наук. Казань, 2000; Малик Р. Гуманист педагог Мухаммадъяр. - Казань: 1999; Мухаметшин А.Г. Становление и развитие педагогической мысли в Волжской Булгарии (VIIIIV вв.).- Автореф. … канд. пед. наук. – Казань:1995; Абдуллин И.Г. Колахметов – педагог // Совет мәктәбе. – 1981. - №5. – 38-40 битләр һ.б.

    [10] Җәләлиев Ш.Ш. Милли тәрбия нигезләре. – Казан:Мәгариф, 2003. - 5 бит.

     


    Институт истории им. Ш.Марджани АН РТНовостиНаукаПубликацииМероприятияТатароведениеПроекты–online ИнформацияКАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ