www.tataroved.ru Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета
  выберите язык общения Русский English
 
 
  Поиск:      расширенный поиск

www.tataroved.ru - Вторник, 19 марта 2024, 08:42

Тюрко-Татарский Мир


Вы находитесь: / Тюрко-Татарский Мир / Проекты–online / Проект «Татарские мурзы и дворяне: история и современность - online» / Дворянский вестник = Морзалар хәбәрчесе / Каргалы (бабайлар эзеннән)
Тюрко-Татарский Мир  •  Анонсы
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ  •  Новости  •  Наука  •  Публикации  •  Мероприятия  •  Татароведение  •  Проекты–online  •  Информация  •  КАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ
Проект «Средневековые тюрко-татарские государства-online»  •  Проект «Татарские мурзы и дворяне: история и современность - online»
Татарские мурзы и дворяне: история и современность  •  Дворянский вестник = Морзалар хәбәрчесе  •  Статьи из журнала «Научный Татарстан»
Мусульманское дворянство в Российской империи  •  Каргалы (бабайлар эзеннән)  •  Через тернии к звездам  •  Бердәмлек – зур көч  •  Мещеряки Бирского уезда в XVII-XIX веках (краткий исторический очерк)  •  Старый Буздяк: Трансформация статуса (XVIII-XX века)

 
Логин:    
Пароль:
 
 

  • [ Регистрация ]
  • Каргалы (бабайлар эзеннән)
    Әмирхан морза Еники. Каргалы (бабайлар эзеннән) // Дворянский вестник. – 1999. – № 43. – С. 4–5, 8.
     

    Әмирхан морза Еники

    Каргалы (бабайлар эзеннән)

     

    Сүзне иң элек фамилиядән башлыйсым килә. (Бу уңай белән ерак тарихка да беркадәр күз салырга туры киләчәк). Барлык рәсми документларда минем тулы фамилиям Еникеев дип языла. Тик язучы буларак кына мин аны, безнең әдәбиятта күптән килгән гадәт буенча, «Еники» дип кыскартып йөртәм. Хәзергә әле бу фамилияне йөрткән язучы бер мин генә.

    Әммә Еникеев бик борынгыдан килгән һәм шактый күп таралган фамилия ул. Минем туган авылым Каргалының, мәсәлән, ярты халкы диярлек Еникеевләр иде. Гомумән, бу авылда һәркемнең фамилиясе – ата-бабасыннан күчеп килгән фамилия, — бездә үз атасының исемен фамилия итеп алу бөтенләй булмаган, (һәрхәлдә, элек булмаган, ләкин безнең дәвердә сирәк кенә ала башлаганнар). Шуңа Каргалыда фамилияләр күп түгел. Иң күбесе күрә Еникеевлар, аннары Терегуловлар, аннары инде Янгуразовлар, Утяшевлар, Сундюковлар китә. Тагын Мамлеевлар, Дивеевлар, Килмамитовлар да бар.

    Безнең авыл башкорт җиренә унсигезенче гасырның ахырларында гына Тамбов губернасыннан күчеп килеп утырган. «Каргалы» дигән исемне дә аңа шушы яңа җиргә килеп утыргач кына биргәннәр, югыйсә тегендә, Тамбов җирендә чакта, авылның исеме «Иди» булган диләр. Димәк, безнең борынгы төп җирләр Россиянең үзәгендә, тагын да конкретлаштырып әйткәндә, Темников дигән шәһәр тирәсендә булган икән без әнә шуннан чыккан халык. (Темников хәзер Мордовия республикасына керә).

    Ул җирләрдә торып калган Еникеевлар хәзер дә булырга тиеш әле. Шулай ук Пенза, Саратов өлкәләрендә дә аларны бар диләр. Әмма Уфа белән Казанда яши торганнары барысы да диярлек Каргалыдан чыккан Еникеевлар (үзе булмаса, атасы яки бабасы шуннан). Хәер, Каргалыдан таралган Еникеевләрне ерак Себердә дә, Урта Азиядә дә, Кавказда да кыскасы, Советлар Союзының бик күп почмакларында очратырга була.

    Кемнәр соң ул Еникеевләр? Нинди халык? Нинди тамырдан чыгып үрчегән һәм шул хәтле таралган алар? Бу сораулар мине һәрвакытта уйландыра иде. Ишетеп белүемчә, аларның нәсел очы бик ерактан килә икән, ә башкорт җиренә күчкәндә инде алар шактый ишле бер нәсел булганнар. Бу нәселдән төрле заманда зур гына дәрәҗәле кешеләр чыккан, мәсәлән, элек патша хезмәтендә алардан полковниклар, хәтта генераллар да булган диләр. Революциягә чаклы ук Еникеевләрдән землемерлар, агрономнар, врачлар булуы да мәгълүм. Безнең әдәбиятта да алар күренеп китәләр: 1902 елда Нигъмәтҗан Еникеев дигән укытучы Гогольнең «Ревизор»ын татарчага тәрҗемә итеп бастыра. «Аң» журналында Сәетгәрәй Еникеевнең, кызганычка каршы, бик иртә үлеп киткән өметле шагыйрьнең берничә шигыре басылып кала. 1905 елдан соң Дәүләт думасына да Каргалы кешеләреннән берәү сайлана бу Гайса морза Еникеев. (Минем атама якын кардәш тиешле кеше). Сүз уңаеннан шуны да әйтеп узыйк: Гайса морза үткән гасырның ахырларында Уфа Оренбург җирләрендә йөреп, бик күп башкорт җырларын язып алган һәм 1931 елны, үләр алдыннан, шуларның барысын да үз кулы белән Башкортстан хөкүмәтенә тапшырган. Аның үзен дә яхшы җырчы булган диләр.

    Революция вакыйгаларында һәм гражданнар сугышында актив катнашкан кешеләр дә бар. Шуларның берсе, мәсәлән, Нигъмәт Еникеев, Казандагы татар-башкорт хәрби мәктәбенең комиссары – аны хәтерләүчеләр хәзер дә бардыр әле. Ә менә Ихсак Еникеев дигән партия работнигы утызынчы елларның башында «Кызыл Татарстан» газетасының редакторы булып торды... Аннары Хисмәтулла Еникеев дигән Каргалы кешесенең 1912 елны Лена вакыйгаларына катнашуы билгеле: ул баш күтәргән эшчеләр тарафыннан прииска хуҗалары белән сөйләшү өчен сайланган булган, һәм шул чакта кулга алынып, төрмәгә дә ябылган. (Бу турыда архив материалы бар).

    Билгеле инде, Каргалыдагы башка фамилияләрдән, әйтик, Тере-гуловлардан да чыккан укымышлы һәм исемле кешеләр бик күп, ләкин бу очракта мин үз фамилиям белән генә чикләнергә мәҗбүрмен, чөнки сүз дә бит хәзергә минеке турында гына бара.

    Тик, кызганычка каршы, мин үз фамилиямнең кайчан, кайдан килеп чыгуын моңарчы ачык кына белми идем. Гомумән, Каргалы халкының үткәне белән танышлыгым бик чамалы бик өстән генә иде. (Каргалыда тусам да, миңа бит анда үсәргә туры килмәде). Мәсәлән, безнең халык үзләрен «Төмәннәр» дип йөртәләр. Ни өчен төмән, ни өчен, әйтик, мишәр түгел? Мишәрләр иленнән килгән халык ич, телләре дә мишәрчә, алайса эш нәрсәдә?.. Дөрес, килеп чыгышлары белән алар татар-мишәрләр, моны берсе дә инкарь итми, ә шулай да үзләрен ни өчендер «төмән» дип атарга гадәтләнгәннәр. Хәтта «татар» сүзен беркадәр өнәп бетермәү дә сизелә - гүя ул аларга көчләп тагылган исем. Моның, билгеле, бик ерактан килгән ниндидер бер сәбәбе булырга тиеш.

    Аннары Каргалының бер катлау кешеләрен «морзалар» дип атыйлар иде заманында. Еникеевләр, Терегуловлар, тагын берничә фамилия менә шул морзалардан санала иде. Бүтән фамилияләр, мәсәлән, Утяшевлар белән Янгуразовлар, морзаларга кермәгән. Шулай итеп, Каргалы халкы сословие ягыннын икегә бүленгән - күпмедер өлеше морзалар булса, калган өлеше гади халык булып саналган.

    Хуш, ә безгә - Еникеевләргә һәм Терегуловларга - морзалык кайдан килгән соң? Џәм гомумән кем ул морза, нәрсәне аңлата? Әгәр ялгышмасам, морза ул аерым хокук һәм өстенлек белән файдаланучы бер кеше. Әйтик, русның дворяны кебек. Димәк, җыеп әйткәндә, морзалар алар гади халыктан өстен торган үзенә аерым бер сословие. Ерак заманнарда алар хаким сыйныф - дәүләт терәге булганнар.

    Шулай итеп, без фәкыйрегез дә чыгыш җәһәтеннән морза булабыз. Дворян, ак сөяк - чыдап кына тор! Әле хәзер дә кайбер өлкән абзыйлар миңа беркадәр көлеп тә, әзрәк кенә үстереп тә «морзам!» дип дәшкәлиләр. Минем моңа үпкәм юк. Әйдә, шулай да булсын ди... Дворяннардан кемнәр генә чыкмаган, аңа китсә!

    Тик шул кадәресе бар инде, безнең «морзалыкка» тагын бер сүз өстәгәннәр: чабаталы, ягъни чабаталы морза! Мәгънәсе ачык булса кирәк: морзасын морза син, әмма аягыңда мужик чабатасы! Тагы да ачыклый төшкәндә аны болай аңларга кирәктер инде: әйе, «морза» дигән хәтәр исем бар барын, әмма аның реаль нигезен (көчен) тәшкил иткән байлык та (мәсәлән, җир-сулар биләү) һәм ниндидер зур өстенлек (привилегия) белән файдалану хокукы да юк, бирелмәгән. Бу җәһәттән караганда рус дворяны белән Каргалы морзасы арасында чыгыштырмаслык аерма ярылып ята. Юкка гына бит халык та Каргалы морзаларыннан көлеп:

    Бәләбәйгә барганда итектән дә

                                           читектән.

    Бәләбәйдән кайтканда чабатага

                                           интеккән,

    дип такмак чыгармагандыр. Бәләбәй - безнең өяз шәһәре, Каргалы морзалары елына бер тапкыр шунда дворянский собраниегә бара торган булганнар.

    Ләкин, ничек кенә булмасын, дәрәҗәле исем сакланган, титул рәвешендәрәк тагылып та йөргән (әнә Гайса морза дигән кебек), хәтта безнең авылны да тирә-якта «морзалар  Каргалысы»  дип йөрткәннәр. Әмма минем үзем өчен бу «морзалык» дигән нәрсә электән үк шактый караңгы чуалчык бер мәсьәлә булып кала килде. Әлбәттә, аның бик борыннан килгән тарихы булырга тиеш, төрле чорларны, төрле хәлләрне дә кичергәндер ул (гел генә чабаталы да булып тормагандыр), ләкин, махсус эзләнмәгәч, болар барысы да миңа җир астында күмелеп яткан борынгы әйберләр шикелле билгесез иде.

    Инде шушы китапны язарга җыенгач, мин һич югы үз фамилиямнең тарихын белер өчен эзләнә, сораша башладым. Ахырда үткән җәй Уфадан кызыклы гына бер материал табып кайттым. «Яңа Каргалы авылына ике йөз ел» дип атала ул. Ягъни Яңа Каргалының тарихы, тормышы һәм көнкүреше турында язылган очерклардан гыйбарәт зур гына бер кулъязма.

    Аны шушы авылдан чыккан югары белемле, өлкән яшьтәге бер төркем кешеләр — Әбүбәкер, Әхмәт, Гали, Гомәр һәм Кәлимулла Еникеевләр, Заһир Утяшев, Гыйниятулла Терегуловлар язганнар. Кереш сүзләрендә алар бу хезмәтне бик озак эзләнүләр нәтиҗәсендә, тарихи документларга һәм елъязмаларга таянып язуларын әйтеп үтәләр. Кулъязма Каргалы халкының башкорт җиренә күчеп килгәнчегә кадәр булган борынгы тарихын да шактый ук тулы яктырткан. Менә шушы борынгы тарихка караган беренче кисәген профессор Гыйниятулла абзый Терегулов миңа инде биреп тә җибәрде. Билгеле, бу басылып чыккан хезмәт түгел, кулъязма гына, шулай да мин аны ышанычлы чыганак дип табам һәм аңардан файдалану бер дә язык булмас дип саныйм.

    Хуш, ниләр таптым соң мин ул кулъязмадан?

    Актара-карый торгач минем өчен менә нәрсәләр ачыкланды: безнең бабайларның башкорт җиренә күчкәнче яшәгән урыннары чынлап та шул Тамбов губернасындагы (хәзерге Мордовия республикасындагы) Темников дигән өяздә булган икән. Алтын Урда заманында исә Темниковта Урданың гаскәр башлыгы, икенче төрле әйткәндә, «темниге» торган. Шунысы кызыклы, бу «темник» сүзе русның «темь», «тьма», ягъни бик күп дигән мәгънәне аңлатучы сүзеннән алынган, имеш.

    Кайбер яңа тарихчыларның язуына караганда, татар-мишәрләр Темников тирәсенә монголлар явы вакытында килеп, утырып калганнар, янәсе. Ләкин кулъязма авторлары бу версияне катгый рәвештә кире кагалар. Алар, иске тарихчыларга һәм борынгы  елъязмаларга  таянып, мишәрләрнең X гасырда ук инде төньяктан, ниндидер дала халыкларның кысрыклавы аркасында, бу якларга күчеп килүләрен исбат итәләр. Килгәннәр, төпләнгәннәр һәм шунда утырып та калганнар. (Бер Темников тирәсендә генә түгел, ә «мещера җирләре» дип йөртелгән шактый зур территориядә). Башта алар Болгар дәүләтенә буйсынганнар, болгарларга ясак түләгәннәр, ләкин идарә итү эшләре үз кулларында булган.

    1239 елны мишәрләр илен монголлар басып ала. Йөз елдан артык алар шулар кул астында яшәгәннәр, ясак түләгәннәр, әмма идарә итү эшләре һаман үзләрендә сакланган. Ягъни башка халыклардагы, мәсәлән, руслардагы шикелле үк, аларның үз бәкләре (князьләре) булган һәм шулар идарә дә иткәннәр.

    XIV гасырның икенче яртысында Алтын Урда таркала һәм дәүләт буларак әкренләп юкка чыга. Әмма татар дигән исем кала. Бу исем белән рус елъязмалары Алтын Урда эчендәге төрки халыкларны, шул җөмләдән  болгарлар  белән мишәрләрне дә атаганнар (дөресрәге, монгол явы белән килгән ниндидер кабилә исемен тора-бара мондагы төрки халыкларга да күчергәннәр).

    Димәк, татар - безгә читтән тагылган исем. (Ихтимал, безнең халыкның татар дигәнгә озак вакытлар күнегеп китә алмавы шуңардан килә дә торгандыр). Ләкин, ничек кенә булмасын, шушы исем астында заманнар үтү белән зур һәм бөтен бер милләт хасил була (яки формалаша диик). Болгары да, мишәре дә шушы татар дигән бер милләткә керә.

    Хәер, мин читкәрәк тайпылдым шикелле... Яңадан кулъязмага кайтыйк. Татар-мишәрләрнең яшәгән җирләре, үзегезгә мәгълүм, рус җирләренә терәлеп ук тора. Мәскәүнең борын төбендә үк! Менә шуңа күрә дә булса кирәк, Алтын Урда таркалгач, татар-мишәрләр үзләреннән күп зур, көчлерәк Мәскәү князьлегенә ирексездән тартылалар, якынаялар һәм ахырда әкренләп аның кул астына кереп тә бетәләр. Шушы керүдән инде алар рус дәүләте эчендә гомерлеккә торып та калалар... Берничә гасырлар дәвамында, зур диңгез уртасындагы кечкенә утрау шикелле, татар-мишәр иле үзенең динен, телен саклап яшәп килә. Рус князьләре һәм патшаларның татар-мишәргђ мөнәсәбәтләре төрле вакытта төрлечә була: башта, рус дәүләте кечерәк һәм зәгыйфьрәк чакта, алар татар-мишәрләр белән күпмедер дәрәҗәдә хисаплашалар, дусларчарак кыланалар, хәтта Касыйм ханлыгы дигән, баш-аягы белән Мәскәүгә буйсынган, вассал бер ханлык та төзеп бирәләр. Әлбәттә бу «яхшылык», бу «юмартлык» бушка түгел - дәүләт эшендә бер нәрсә дә бушка гына бирелми. Татарлар рус патшаларына бик кирәк әле. Рус дәүләте әле ул хәтле ук зур да, көчле дә түгел, ул әле төрле илләр белән бертуктаусыз сугышып торырга да мәҗбүр... Аңа бик күп гаскәр кирәк, аңа үзенең дәүләт чикләрен дә сакларга кирәк. Менә татар морзалары рус патшаларына шуның белән түлиләр дә инде: дәүләт чикләрен дә саклыйлар һәм русның барлык походларына да катнашалар (Казанны яулап алуда да дип өстик). Башта мөнәсәбәтләр әнә шундыйрак булган. Ләкин соңга таба, рус дәүләте зурайгач һәм көчәйгәч, татар морзаларының хәрби көч буларак кирәге бетә башлый, һәрхәлдә, бик кечерәя. Шуңадыр инде әлеге Касыйм ханлыгын да ябып куялар... Кайчандыр Мәскәү патшалыгының чикләре булып исәпләнгән Мещера җирләре Россиянең үзәгендә үк торып кала. Менә шуннан соң рус дәүләте XVI гасырның ахырында һәм XVII гасырның башларында мишәрләр илен чынлап торып  колонизацияләштерергә керешә. Бер үк вакытта татар-мишәрләрне христиан диненә күчәргә (чукынырга) мәҗбүр итү дә башлана. Шулай итеп, мондагы халык үз язмышының иң авыр бер чорын кичерә... «Каргалы язмасы»ннан сөзеп алган кыскача гына мәгълүмат әнә шуңардан гыйбарәт. Сүз озынга китмәсен өчен миңа күп вакыйгаларны сикереп узарга туры килде.

    Инде минем үз нәселемә күчик булмаса: ягъни Еникеевләр каян чыккан, кемнән башланган алар?

    Кайчандыр, ерак заманда бу җирләрдә Бихан исемле бер князь (бәк) яшәгән. Шушы Биханнан тора-бара Кугушев, Акчурин, Кутуев, Муратов фамилиялђре үрчеп, тармакланып чыккан. Ә Кугушевлардан берсенең исеме Күлдәш булган, Күлдәштән исә Еникей туган. Димәк, болай була: Бихан, берничә буын аша Күлдәш, аңардан Еникей... Бу Еникейдән тагын биш ир бала туган: Алакай, Идей, Терегол, Усангали, Иртуган (Исемнәр русча язылган. Татарча әйтелеше ничек, «Идей»ме, «Идәй»ме, Терегол-Түрәколмы-ачыклавы бик читен). Башкортстанга күчеп килгән безнең бабайлар менә шул Идей белән Тереголның дәвамы икән. Фамилияләре исә Күлдәш улы Еникейдән башланып китә. Шуннан соң инде ул үзгәрмичә буыннан-буынга күчеп килә. Тора-бара Еникеевләрдән Терегулов фамилиясе аерылып чыга (Югарыда Идей белән Тереголның бертуганнар икәнен күрдек). Каргалы халкының да иң зур күпчелеге Еникеевләр белән Терегуловлар, һәм алар чынлап та үзара туганлык җепләре белән бик нык бәйләнеп, чуалып беткәннәр. Күрәсез, бу ике фамилия бик борыннан килә, шуңа күрә аларның күп таралуы гаҗәп тә түгел.

    Биредә тагын шуны да әйтергә кирәк: Башкортстанда икенче бер тамырдан чыккан Еникеевләр дә бар икән әле (аларның яшәгән авылы -Яңа Бәшир, хәзерге Чакмагыш районында). Бу Еникеевләрнең нәсел башы князь Тенешев. Аның да Еникей исемле улы булган – менә шуңардан икенче тармак Еникеевләр үрчеп киткән. Ә Тенешевның үзенең нәсел очы кайдан, кемнән бу кадәрлесен инде мин тикшереп, ачыклап тормадым. Һәрхәлдә, мишәрләрдәге күп кенә фамилияләр бер тамырга барып тоташа әнә Акчуриннар, Кутуевлар, Муратовлар Биханга барып тоташкан шикелле... Бәлки, князь Тенешевлар да шул ук Биханнандыр Хода белсен!

    Инде Каргалы кешеләренең үзләрен «төмән» дип йөртүләренә килгәндә, моны, минемчә, ике төрле аңлатырга була. Беренчедән, элек гомер сөргән җирләренә бәйләп, ягъни алар Темниковтан чыккан халык «төмәнлеләр». Икенчедән, аларның элек кем булуларына карап та; билгеле ки, алар борын-борыннан хәрби хезмәт кешеләре булганнар, Алтын Урда заманында мең башы, ун мең башы булып торганнар, ә татарлар гаскәр башында торучыны кайчандыр «төмән» дип атаганнар. Миңа калса, менә шушы икенчесе дөресрәк булырга тиеш, ягъни алар нәселләре белән хәрби халык, алар төмәннәр! Болай диюләрендә аларның үзләрен башкалардан аерырга теләү дә һәм кем булулары белән горурлану да ачык сизелсә кирәк. Монда тагын шуны да өстисе килә: мин белгән, күргән «төмәннәр» барысы да диярлек озын буйлы, төз, таза кешеләр, йөзләре дә аларның озынча, ак чырайлы, борыннары да бик туры... Кара сары, табактай түгәрәк йөзле, кысык күзле кешене минем аларда очратканым юк. Кыскасы, «төмәннәр»не монголлар белән бәйләү һич мөмкин түгел. Димәк, алар башка токым, башка тамырдан яралган халык (тарихчылар аларны кыпчак белән бәйлиләр, кыпчактан чыккан диләр).

    Ә менә «морзалык» аларга, чын булса, монголлар вакытында бирелгән, имеш. Миндәге кулъязмада шулай диелгән, ягъни морза сүзе Ираннан чыккан һәм төрки халыкларга монголлар аша кергән дип әйтелгән. Шулай да мин безнең нәсел монголларга чаклы ук инде ниндидер бер өстен таифә (каста) булгандыр дип уйлыйм. Алтын Урдага буйсынгач та аларның үз җирләренә үзләре хуҗа булып калулары, гаскәр башлыклары булып торулары һәм морза исеме белән йөрүләре шул иске дәрәҗә-өстенлекнең дәвамы гына булса кирәк. Югарыда исемнәре телгә алынган Бихан да, аның токымы Кугушевлар да Алтын Урда вакытында да, соңыннан рус дәүләте кулына күчкәч тә һаман морза һәм князь булып кала биргәннәр. Димәк, буыннан-буынга күчә торган нәрсә икән ул исем-дәрәҗә!

    Билгеле инде, исем сакланса да, аның реаль эчтәлеге гасырлар дәвамында күп үзгәрешләр кичерә. Әмма әкренләп гел начарлануга табан. Бигрәк тә Петр I заманында татар морзаларын чикләү-кысу аеруча көчәя. Мишәр илендә «татар мәсьәләсе»н бер селтәнүдә хәл итмәкче булып, бу патша 1713 елны хәтта шушындыйрак указ да чыгара: ярты ел эчендә бөтен татарлар­ны чукындырып бетерергә! Чукынмасалар, җирләрен, ә морзалардан поместь-еларын да тартып алырга!.. Ләкин бу дәһшәтле указ да көткән нәтиҗәне бирми, бары тик дәүләтен саклар өчен күп җир биләүче эре алпавытлар гына ашыгып чукыналар, әмма түбән хәлле морзалар (алар, әлбәттә, күпчелек) һәм гади халык үз диннәрендә нык торалар, чукынмыйлар. Шуңа ачудан булса кирәк, Петр I, бөтен чукынмаган морзаларны һәм татарларны тота да казна крестьяннары итеп игълан итә. Шуның өстенә урман кисү, урман чыгару белән бәйләнгән бик авыр лашманчылык эшенә аларны ел саен куа башлый. Бу чорда татар-мишәрләр бик авыр шартларда яшәп,тәмам бөлгенлеккә төшәләр. Тик Петр I дән соң Екатерина II (Әби патша) вакытында гына татарларны дин җәһәтеннән кысу бераз йомшара, ә кайбер фамилияләргә, шул җөмләдән Еникеевләр белән Терегуловларга да морзалыклары яңадан кайтарыла. Әмма элек биләгән җир-суларын кайтарып бирмичә генә... Ләкин ниндидер привилегияләре кайткан булырга тиеш, мәсәлән, морзаны солдатка алсалар, аңардан казарма идәнен себертмәгәннәр. Хәер, солдаттан башка шактый зур чиндагы хәрбиләр дә, зур гына дәрәҗәле чиновниклар да чыккан алар арасыннан – димәк, морзалыкның кайбер өстенрәк привилегияләре . белән» дә файдаланган булырга тиешләр. Шулай да морзалар дип аталган бу халыкның иң зур күпчелеге гади крестьяннар булган. (Газиз Гобәйдуллинның «Татарларда сыйныфлар тарихы» дигән китабында морзаларның һәм «йомышлы татарларның» ничек итеп бөлгенлеккә төшүләре бик ачык күрсәтелгән).

    Кыскасы, безнең бабайлар Темниковтан күчеп китәргә җыенган чакларында әле казна крестьяннары булып исәпләнәләр. Бу хәл аларның күченүләрен бик нык читенләштерә, чөнки патша хөкүмәте башкорт җирләрен читтән килгән һәм морза булмаган кешеләргә сатуны тыя. Шулай да алар тәвәккәлләп чарасына керешәләр. Башта ерак Темниковтан Уфа – Бәләбәй якларына йөргеннәр (ходоклар) килеп җир карыйлар, күпмедер карап йөргәннән соң Каргалы дигән кечкенә елгачык буен сайлыйлар. (Башкортстан картасында күрсәтелгән Чәрмэсән елгасына килеп коя ул). Елгачыкның уң ягында тезелеп киткән таулар, сул ягында җәелеп яткан кара туфраклы тигез ялан - иншалла, бәрәкәтле җир булыр, диләр карап йөрүчеләр... Җир хуҗасы башкортлар белән сөйләшүләр башлана. Ләкин әлеге морза булмаганнарга җир сатмаска дигән патша указы килешүгә бик нык комачаулык итә. Шулай да, өметсез – шайтан дигәндәй, юлы табыла. Ике кеше – Чәрмәсәндә тегермән тотучы Әпсәләм Киекбаев белән хәрби сотник Әмирхан Хәлилов бу эшне үз өсләренә алалар. Икесе дә электән килеп калган морзалар, җир сатып алырга хаклары бар, шуңа күрә башкортлар белән сөйләшүне дә алар алып баралар. (Исемлек башына иң элек үзләрен язып куялар). Бары тик шулай аркасында һәм шуларга кушылып кына безнең бабайлар Канны башкортларыннан 14500 дисәтинә җирне илле ел срок белән арендага алуга, ниһаять, ирешәләр. Аренда договорын төзү үзе дә бик озакка сузыла - чын булса, сигез елга! Менә шуннан соң гына 1773 елны егерме хуҗалык (йорт) - ундүрте Еникеевләр, алтысы Терегуловлар ничәмә гасыр гомер иткән җирләреннән кубып, хатыннары, бала-чагалары белән арбаларга төялеп, малтуарларын куалап яңа җиргә Каргалыкай буена күчеп киләләр. Алар артыннан башкалары да һәм башка фамилияләр дә күченә башлыйлар. Бу күченү дә бер ун елга сузыла. Ахырда кечкенә елгачык буйлап утырган Яңа Каргалы исемендәге «Төмәннәр» авылы барлыкка килә. һәм шушы авылда минем бабайларның яңа тормышлары, яңа тарихлары башлана.

    Менә шул. Мин дә алдымда яткан кулъязманы ашыкмыйча гына карап чыгып, ябып куйдым. Монда язганнар барысы да шуннан чүпләп җыеп алынды. Билгеле, анда кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгалар күп иде, ләкин аларның барысын да хәзергә калдырып торырга туры килде. Миңа бит безнең фамилиянең кайдан килеп чыгуын гына белергә кирәк иде, һәм шуның белән генә чикләндем дә диярлек... Әлбәттә, фамилия тарихы ул буыннар тарихы, әмма бик озын тарих. Шуңа күрә бик кысып-җыеп кына мин үзем турында болай дип әйтә алам: ерак гасырлар түреннән, гүя Азов диңгезе томаннары эченнән чыгып, ниндидер кабиләләрнең кысрыклавы аркасында Ука, Мокшы елгалары буена күченеп килгән, шунда төпләнеп, күпмедер заманнар үзенә үзе хуҗа булып яшәгән, монголлар явыннан соң Алтын Урдага буйсынып, шуңа аты, коралы белән хезмәт иткән, морзалар сыйфатында өстенлек, дәрәҗә белән файдаланган, Алтын Урда таркалгач, иң якын күршесе рус дәүләте кулында калып, аңа да хәрбиләр буларак хезмәтен күрсәткән, әмма соңга таба рус патшалары тарафыннан чукындыру максаты белән төрлечә кысу-изүләргә дучар ителгән, ахырда шул өзлексез кысу-изүләрдән котылу өчен төп җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган «Төмәннәрнең» бер гаиләсендә 1909 елның иске стиль белән февраль аенда мин дөньяга килгәнмен. Мәрхүм атам мин туардай бер ел элек кенә сатып алган Коръәннең ахыргы битенә түбәндәге сүзләрне язып куйган: «Бән морза Нигъмәтҗан Әсхәтҗан утлы Еникеев алдым ышбу кәләм Шәрифне 1908 елда 28 гыйнварда Эткол ярминкәсендә. Баһасы 65 тиен көмеш һәм ушандук кәләми шәрифне 1909 елда 16 февральдә пәнҗишәмбә көн дөньяга килмеш углым Әмирханга һибә калып бирдем. Алла тәгаләдән озын гомер, бәхет һәм тәүфыйк сорап ышбу әлмөсхаф шәрифне хәтме көтеп кылырга насыйп итсен иде. Амин.»
    («Соңгы китап», Казан, 1987 ел. 3-13 бб).

     


    Институт истории им. Ш.Марджани АН РТНовостиНаукаПубликацииМероприятияТатароведениеПроекты–online ИнформацияКАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ