www.tataroved.ru Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета
  выберите язык общения Русский English
 
 
  Поиск:      расширенный поиск

www.tataroved.ru - Вторник, 19 марта 2024, 06:27

Публикации


Вы находитесь: / Публикации / Из серии «Альметьевская энциклопедия» / Әлмәт. Альметьевск / Энциклопедиягә тартым хезмәт
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ  •  Новости  •  Наука  •  Публикации  •  Мероприятия  •  Татароведение  •  Проекты–online  •  Информация  •  КАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ
Этногенез и культура татар  •  Золотая Орда  •  К 1000-летию г.Казани  •  Джадидизм  •  Тюрко-татарские государства  •  Тюркские проблемы  •  Из серии «Альметьевская энциклопедия»  •  Публицистика  •  Методология и теория татароведения  •  Журналы  •  История и теория национального образования  •  Татарское богословие  •  Искусство  •  История татар с древнейших времен в 7 томах  •  Археология  •  Государство и религия  •  Исламские институты в Российской империи  •  Источники и источниковедение  •  ACADEMIA. Серия 97  •  Этносоциология  •  Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья  •  Новая и новейшая история России и Татарстана  •  Кремлевские чтения  •  Серия «Язма Мирас. Письменное Наследие. Textual Heritage»  •  Популярная история  •  История, культура, религиозность татар-кряшен
Из истории Альметьевского региона  •  Казаков Е.П., Рафикова З.С. Очерки древней истории Восточного Закамья  •  Альметьевский регион: проблемы историко-культурного наследия  •  Альметьевский регион: проблемы историко-культурного наследия  •  Альметьевское дело  •  Баязитова Ф.С. Элмет тобэге татарлары (Альметьевские татары)  •  Әлмәт. Альметьевск
Энциклопедиягә тартым хезмәт  •  Звезда юго-востока Татарстана  •  ДРЕВНЯЯ ИСТОРИЯ КРАЯ  •  СРЕДНЕВЕКОВАЯ ИСТОРИЯ КРАЯ  •  ЮГО-ВОСТОК ТАТАРСТАНА: ПРОБЛЕМА ИЗУЧЕНИЯ ЭТНИЧЕСКОЙ ИСТОРИИ РЕГИОНА XIV-XVII вв.  •  ЗАКАМСКИЕ ЗАСЕЧНЫЕ ЛИНИИ – ВОСТОЧНЫЕ ГРАНИЦЫ РОССИИ  •  НАДЫРОВСКАЯ ВОЛОСТЬ  •  КОГДА И КЕМ БЫЛО ОСНОВАНО СЕЛО АЛЬМЕТЬЕВО?  •  ДВИЖЕНИЕ КРЕЩЕНЫХ ТАТАР ПО ВОЗВРАЩЕНИЮ В МУСУЛЬМАНСТВО  •  МУСУЛЬМАНСКИЕ ОБЩИНЫ И УЧЕБНЫЕ ЗАВЕДЕНИЯ В XVIII – НАЧАЛЕ XX ВЕКОВ  •  КОНФЕССИОНАЛЬНОЕ ОБРАЗОВАНИЕ ТАТАР В КОНЦЕ XIX – НАЧАЛО XX ВЕКОВ

 
Логин:    
Пароль:
 
 

  • [ Регистрация ]
  • Энциклопедиягә тартым хезмәт
    Отклики в прессе. Газета «Tatar ile», № 41, октябрь 2003 ел
     

    Әле шушы көннәрдә генә безнең китап киштәләребездә «Әлмәт. Альметьевск» дигән зур күләмле хезмәт урын алды (Әлмәт. Альметьевск. — Казань. Издательство «Идел-Пресс» — 2ООЗ. 740 с. Рус телендә). Ул нефть төбәге башкаласының 50 еллык алтын юбилеена багышланган.

    Китап Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре хакимияте башлыгы Р.Ф.Әбүбәкеровның җыйнак, ләкин эшлекле тонда язылган кереш сүзе белән ачыла. Район һәм кала идарәсе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Әлмәт шәһәренең 50 еллык тарихы — табигать байлыкларына мул бу төбәктә элек-электән яшәгән кешеләр үткән юлның кечкенә бер тарихи өлеше генә. Гаять зур зиһни һәм бәдәни көч сарыф итү бәрабәренә генә алар җим туплау һәм сунарчылыктан бүгенге цивилизациягә күз алдына да китерүе кыен булган гигант адым ясауга ирешкән.

    Чыннан да, бу сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Чөнки «Туган як табигате», «Үткәнгә тәрәзә», «Нефть башкаласы», «Хөрмәтле (почетлы) гражданнар» дигән зур бүлекләрдә һәм башка бүлекчәләрдә популяр рәвештә (әмма фәннилекне кыйбла итеп) Әлмәт төбәге һәм шәһәренең иң борынгы чорлардан алып бүгенгәчә булган яшәеш-үсеше тасвир ителгән, табигатенең барлык вә аңа гына хас үзенчәлекләре бәян кылынган. Бу колачның һәм тематик төрлелек, байлыкның үз җирлеге бар. Китапны язу һәм басмага әзерләү эшендә югары квалификацияле 54 автор катнашкан, шуларның 37се — төрле тармакларда эшләүче республикада танылган фән докторлары һәм фән кандидатлары. Мондый әзерлекле коллективны туплап, хезмәтне тиешле «кондиция»гә җиткерүне тәэмин итүне үз өстенә абруйлы редакцион коллегия алган. Аның составында оештыру һәм редакцияләү осталары дип шөһрәт казанган Р.Х.Әмирханов (җаваплы мөхәррир) белән Ә.Г.Галләмованың (фәнни мөхәррир) булуы да игътибарны җәлеп итә.

    Хезмәтнең әүвәлге өлешен «Туган як табигате» («Родная природа») дигән бүлек тәшкил итә. Биредә җете, төсле рәсемнәр фонында төбәкнең җир өсте, геологик-тектоник төзелеше, җир асты сулары, файдалы казылмалары сыйфатланган; климаты, елга-күлләре, үсемлекләр, хайваннар дөньясы тасвирланган; табигый һәм техник характердагы җир тетрәү күренешләре, аеруча (махсус) саклана торган табигать почмаклары хакында төшенчә бирелгән. Бүлекне әлеге хосусиятләрне яхшы белгән тикшеренүче-белгечләрнең язганлыгы күренеп тора.

    «Үткәнгә тәрәзә» бүлеге төбәкнең җисми, матди һәм рухи-мәдәни тарихын колачлый, укучыларны Әлмәт ягының гыйбрәтле үткәне белән таныштыра, аның шанлы һәм фаҗигале мизгелләренә туктала, күп санлы рәсемнәр, фактик материаллар, документлар ярдәмендә күзәтеп, хикәяләргә тарихи аһәң иңдерә. Бу бабта төбәкнең борынгы тарихы кысаларында таш, җиз, беренчел тимер чорлары күзәтелә; урта гасырлардагы яшәеше һәм чынбарлыгы төрле мәдәниятләр, Идел Болгарстаны тарихы һ.б. хасиятләр белән бәйләп карала. Бүлекнең байтак өлеше төбәкнең XIV-XVII гасырлардагы кавеми-этник тарихын өйрәнүгә, Кама аръягы киселмәләрен («засечные линии»), Надир олысын, Әлмәт төбәгендә ХVII-ХХ гасырларда торак пунктлары оешу этапларын, Әлмәт авылының кем тарафыннан нигезләнүен, авылның XVIII гасырдагы халәтен, Әлмәт тарафларының XIX гасырда социаль-икътисади яктан үсешен һ.б. тәфсилле һәм кызыклы төстә тасвирлауга багышланган. Бүлекнең шактый өлешен төбәкнең төрле чорлардагы матди, социаль-икътисади һәм мәдәни казанышларын күзәтү (Әлмәт авылы тормышында икмәк сәүдәсенең роле, керәшен татарларының исламга кайту юлындагы хәрәкәте, ХVIII-ХХ гасыр башында мөселман өммәләре һәм уку йортлары, татарларда дини белем тарихы һ.б.) алып тора. Шушы ук эзлеклелек һәм таләпчәнлек белән әлмәтлеләрнең XX гасыр башындагы саны, гаилә, җәмгыять тормышы, җирнең уңдырышлылыгы, мал-туар асрау, һөнәрчелек, сәүдә итү һ.б. мәсьәләләр тикшерелә; эре планда төбәк тарихының кавеми-мәдәни традицияләренә күзәтү ясала. Китапка Әлмәт ягы тарихын ватандашлар сугышы, хәрби интервенция, продразверстка, сәнәкчеләр күтәрелеше. НЭП, кооперация, күмәкләштерү, «Әлмәт эше», сәяси репрессияләр кебек төрле контраст күренешләр белән бирү хас. Биредә сәяси репрессия корбаннарының исемнәренә генә түгел, кыскача биографияләренә дә урын табылган. Бу да хезмәтнең уңышлы ягы.

    Әлбәттә, 1941-1945 елларның әче сынау-сабаклары, утлар-сулар кичкән сугыш каһарманнары турында мәгълүматлар да хезмәтнең түреннән урын алган. Сугыштан соңгы Әлмәттә авыл хуҗалыгы халәтенә биргән характеристика аеруча яңачалыклы чишелеш тапкан. Әйтергә кирәк, традицион сәнгать, кәсеп-һөнәрчелек, кул эшләре темасы да киң гамәли җирлектә, төсле рәсемнәр ярдәмендә яктыртылган. Бүлекнең фәнни-гамәли дәрәҗәсен төбәкнең фольклор мирасы, Әлмәт авылы кешеләре сөйләшенең лексик үзенчәлекләре, төрле йола-гадәтләр, ашау-эчү, бизәү әйберләре, мифологиясе турындагы мәгълүматлар да күтәрә дияргә мөмкин. «Үткәнгә тәрәзә» бабын тарихи шәхесләр тезмәсеннән Надир Уразмәтов, Ризаэддин Фөхреддин, Фатих Кәрими, Һади Атласи, Афзал Таһиров, Әхмәт Тимер кебек мәшһүр затларның тәрҗемәи хәлләре һәм эшчәнлекләре бизи.

    «Нефть башкаласы» дигән бүлек тулаем диярлек Әлмәт каласының үзенә багышланган. Биредә төбәкнең үсеш, яшәеш үзенчәлекләре Әлмәт шәһәренә нисбәтле рәвештә җитештерүнең колачы, әлеге процесста хәлиткеч роль уйнаган шәхесләр үрнәгендә әтрафлы чишелеш тапкан. Бүлек «Татарстан Республикасы Көнъяк-Көнчыгышының сәнәгать үзәге» дигән тарихи фасылдагы күзәтүдән башлап, төбәкнең төрле дәверләрдәге иҗтимагый тормышын чагылдырган «Вакыт таләбе буенча» дигән язманы үз эченә ала. Бу проблемалар аралыгында без Ленин премиясе лауреатлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, нефтьче кадрлар оешу, кыен башлангыч чор, нефтьчеләрнең тормыш-көнкүреше, шефлык ярдәменнән — «аграр цех»ка таба үсеш, элек һәм хәзерге чорда демографик тарих, Әлмәтнен мигъмарияте (архитектурасы), шәһәр халкына яшәү уңайлыклары тудыру, элемтә чараларының үсеше, башлангыч мәгарифтән муниципаль институтка кадәр тәрәккыят, гаммәви мәгълүмат чаралары һ.б. әһәмиятле мәсьәләләр белән танышабыз. Әлбәттә, шушы кысаларда Әлмәт ягы тарихының күренекле язучылар иҗатында чагылышы, сәхнә, рәсем, җыр һәм музыка сәнгате, шәһәрдә дин-иман эше, гыйбадәт йортлары торышы, ил кануннары һәм иминлекне, сәламәтлекне саклау, спорт тарихы һәм казанышлары кебек проблемалар игътибар үзәгенә алынган. Бүлекнең (һәм, гомумән, китапның) фактологик ягына уңай төсмер бирүче сыйфатларның берсе — аның эчтәлегенә тулаем тәңгәл килгән җете фотосурәтләр белән тәэмин ителүе.

    Уемча, китапка аерым баб булып кергән «Хөрмәтле (почетлы) гражданнар» бүлеге дә үзен аклый. Мәһабәт сурәтләре эчтәлекле текстларга кулай килгән хөрмәтле гражданнар сафында Р.Г.Галиев, Ф.Х.Мөхәммәтшин, И.В.Гәрәев, Ә.М.Маликов,. Ш.Ф.Тәхәветдинов, М.Ш.Зәләтов һ.б. булуы игътибардан читтә калмый. Бу шәхесләр, нигездә, бер Әлмәт ягының гына түгел, гомумән, бөтен Татарстан халкының горурлыгы, дияргә мөмкиндер.

    Хезмәтнең җитдилеген, фәнни калыпта эшләнүен дәлилләүче мисаллар исәбенә аның төрле сыйфаттагы архив материалларына нигезләнүен, азагында исә вакыйгалар хроникасы, исемнәр күрсәткече, авторлар турында кыскача белешмә бирелүен кертергә кирәктер. Шунлыктан ул Әлмәт шәһәре һәм төбәге буенча гомуми төшенчә бирүче гадәти китап кына түгел, ә тулы бер Энциклопедиягә тартым тикшеренү булып калыпланган.

    Кыскасы, Әлмәт шәһәренең 50 еллыгына багышланган бу китап нефть башкаласының алтын юбилеена олуг бүләк булып җитешкән һәм, бер төбәк кысалары беләнгенә чикләнмичә, бөтен Җөмһүрият күләмендәге казанышка әйләнгән. Тирән эчтәлекле, затлы итеп нәкышләнгән хезмәт, шөбһәсез, рухи-мәдәни тормышыбызда үзенең тиешле урынын алыр, фән әһелләре һәм төбәк тарихы белән кызыксынучыларга зарур кулланма булып хезмәт итәр.

    Равил ӘМИРХАН,
    тарих фәннәре докторы,
    Татарстанның атказанган фән эшлеклесе.

     


    Институт истории им. Ш.Марджани АН РТНовостиНаукаПубликацииМероприятияТатароведениеПроекты–online ИнформацияКАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ