www.tataroved.ru Карта сайта | О сайте | Контактные данные | Форум | Поиск | Полезные ссылки | Анкета
  выберите язык общения Русский English
 
 
  Поиск:      расширенный поиск

www.tataroved.ru - Вторник, 23 апреля 2024, 17:08

Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ


Вы находитесь: / Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ / Отдел новой истории / Публикации сотрудников на сайте / Казан ханлыгы
Институт истории им. Ш.Марджани АН РТ  •  Новости  •  Наука  •  Публикации  •  Мероприятия  •  Татароведение  •  Проекты–online  •  Информация  •  КАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ
Об Институте истории АН РТ  •  Администрация  •  Отдел новой истории  •  Отдел новейшей истории  •  Отдел этнологических исследований  •  Отдел истории общественной мысли и исламоведения  •  Центр истории и теории национального образования им. Х.Фаезханова  •  Центр исследований Золотой Орды и татарских ханств им. М.А.Усманова  •  Центр иранистики  •  Центр изучения истории и культуры татар-кряшен и нагайбаков  •  Отдел информационных технологий  •  Крымский научный центр  •  Северо-Западный научный центр им. Л.Н. Гумилева  •  Центр этносоциологических исследований  •  Аспирантура Института истории АН РТ  •  Территориальные отделения  •  Архив
Загидуллин Ильдус Котдусович  •  Арсланова Алсу Айратовна  •  Рахимзянов Булат Раимович  •  Галлям Рашид Габдельфартович  •  Хамитбаева Найла Сахабидиновна  •  Багаутдинова Халида Зиннатовна  •  Файзрахманов Ильшат Завдатович  •  Отдел средневековой истории Института истории им. Ш.Марджани Академии наук Республики Татарстан  •  Публикации сотрудников на сайте  •  О публикациях отдела с 1999 года  •  О публикациях 2002 года
Материалы первой всеобщей переписи населения Российской империи 1897 года о семье Гаяза Исхаки  •  «Татарский вопрос» в казанской периодической печати 1885 года  •  «Асар»нын сызып ташланган юллары  •  Р.Фахреддин: «Сынган кунелемэ вэ янган йорэгемэ юаныч...»  •  Учебно-методическая литература по курсу «История татарского народа и Татарстана»  •  План семинарских занятий по курсу «История татарского народа (до 1917 года)»  •  И.Гаспралы hэм хокумэтнен руслаштыру сэясэте  •  Уткэн тарих гыйбрэтле (Уроки прошлого)  •  Гыйсъян (Противостояние)  •  Татарский театр на страницах газеты «Татарский телеграф» (1901-1905 гг.)  •  Особенности создания компьютерной базы данных персидских нарративных исторических источников монгольского периода  •  Семейно-брачные обряды пуштунов Афганистана  •  «История татар с древнейших времен»  •  Топонимия современной Казани эпохи Казанского ханства  •  Вакуфы в имперском правовом пространстве  •  Казан ханлыгы  •  Сельское расселение в Западном Закамье  •  Мусульманские приходы в Самарской губернии во второй половине XIX – начале XX вв.  •  Материалы Итоговой конференции Института истории им. Ш.Марджани АН РТ за 2006 г. по отделу средневековой истории  •  Нация. Эпоха. Личность  •  «Национальный вопрос» в России в зеркале общеимперского законодательства (XIX – начало XX вв.)

 
Логин:    
Пароль:
 
 

  • [ Регистрация ]
  • Казан ханлыгы
    Гариф Н.Г. Казан ханлыгы: Оешу тарихы, идарә системасы, административ бүленеше һәм феодал вассаллык мөнәсәбәтләре. Чаллы олысы мисалында. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006. — 175 б.
     

    Гариф Н.Г. Казан ханлыгы: Оешу тарихы, идарә системасы, административ бүленеше һәм феодал вассаллык мөнәсәбәтләре. Чаллы олысы мисалында. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2006. — 175 б.

     

    Казан ханлыгы әлегә аз өйрәнелгән урта гасыр татар дәүләтләренең берсе булып тора. Бу дәүләтнең иң әһәмиятле үзәкләренең берсе — Чаллы каласы.

    Хезмәттә 1437/1445 — 1552/1557 елларда яшәгән Казан ханлыгының оешу тарихы, идарә системасы, административ бүленеше һәм феодал вассаллык мөнәсәбәтләре аның бер олысы — Чаллы феодал биләмәлеге мисалында каралды. Ханлык чорын өйрәнү тарихи методларга нигезләнеп алып барылды.

    Хезмәт тарих белән кызыксынучы киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.

     

    ЭЧТӘЛЕК

    Фәнни мөхәррирдән

    Кереш

    I бүлек. Казан ханлыгы

    1. Казан ханлыгы оешуының алшартлары һәм төп факторлары

    2. Ханлыкта дәүләт идарәсе системасының тарихи нигезе һәм дәвамчылыгы

    3. Дәүләттә феодал вассаллык мөнәсәбәтләренең нигезе һәм төп принциплары

    4. Казан ханлыгындагы феодал вассал биләмәлеге: мәсьәләнең куелышы

    II бүлек. Чаллы олысы

    1. Казан ханлыгында Чаллы феодал биләмәлеге барлыкка килүенең тарихи алшартлары

    2. Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләре системасында Чаллы феодал биләмәлеге: мәсьәләнең куелышы

    З.Казан ханлыгы чорында Чаллы төбәгенең халкы һәм авыл-салалары

    4. Феодал вассал биләмәлек үзәге — борынгы Чаллы каласы

    5. Чаллы феодал биләмәлегенең хуҗалык тормышы

    Йомгаклау

    Кушымталар

    1. Чаллы төбәгендәге Казан ханлыгы чоры кабер ташлары

    2.  Сәхиб-Гәрәй хан ярлыгына бәйле Казан ханлыгының җирле идарә төзелешенә аңлатма таблица

    3. Казан ханлыгында җыелган салымнарның исемлеге һәм аларга аңлатмалар

    4. Дәүләт төзелеше һәм Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен ачыклау буенча аңлатма сүзлек

    5. Тарханлык системасы биргән хокук һәм бурычларның төрләре

    6. Җир бүленешенә бәйле ярлыклар

    7. Кушымта-карталар

    Файдаланылган чыганаклар һәм әдәбият исемлеге

    Кыскартмалар исемлеге

     

    Кереш

    Өченче меңъеллыкка аяк бастык. Элекке советлар берлеге, бүгенге Рәсәй җирлегендә булып узган һәм әле дә дәвам итүче тарихи, сәяси үзгәрешләргә бәйле рәвештә халыкларның үзаң үсеше күзәтелә. Тарих, фән буларак, кешеләрнең сәяси, иҗтимагый, икътисади, рухи һәм мәдәни тормышына аерылмаслык булып үрелә. Бу уңайдан әйтергә кирәк, урта гасырлардагы төрле дәүләт үрнәкләрен өйрәнү — халыкларның үткәндәге һәм бүгенге чордагы яшәешен чагыштырып карау мөмкинчелеген бирә. Үткәннәрдәге тарихи сәхифәләрне фәнни яктан өйрәнү исә халыкларның уңай, милләтара тату яшәүнең алшартларын булдырырга ярдәм итә.

    Татар халкының тарихы моңарчы җитәрлек дәрәҗәдә, бар яклап та өйрәнелмәде, хәтта бозып күрсәтелде. Сәбәпләре төрле иде, әлбәттә. Моңа урта гасыр татар дәүләтләренә караган чыганакларның чагыштырмача аз булып, башлыча урыс телендәге әдәбиятта берьяклы гына яктыртылуы да үзенең тискәре йогынтысын ясамый калмагандыр. Урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләре хәзер дә аз өйрәнелгән мәсьәлә булып кала. Без феодал вассаллык төшенчәсе астында дәүләттәге баш идарәче — хан белән җирле феодаллар арасындагы буйсынучанлык мөнәсәбәтләрен күздә тотабыз. Бу актуаль фәнни проблема Казан ханлыгына кергән төрле халыклар һәм төбәкләрнең сәяси һәм иҗтимагый ролен ачыклаганда да үзен нык сиздереп тора.

    Шуның өчен дә Казан ханлыгында дәүләт төзелешен, андагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларына хас дәүләт төзелешенә бәйле тарихи мирасчылыкны ачыклау ягыннан да мөһим.

    Казан ханлыгының төрле феодал вассал биләмәлекләрдән торганлыгы күптән мәгълүм. Үзәк белән җирле биләмәлекләрнең үзара мөнәсәбәтләре нинди булган соң? Бу турыда без әле аз беләбез. Шул сәбәпле Казан ханлыгы составындагы Чаллы феодал биләмәлегенең сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык тарихын, тарихи географиясен өйрәнү тәҗрибәсе Алтын Урда, аннан соңгы урта гасыр төрки-татар дәүләтләрендәге феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен, вассал феодал берләшмәләрне тикшерү өчен дә башлангыч җирлек тудырыр дип ышанабыз.

    Дәүләт төзелешен аерым төбәкләр — җирле феодал биләмәлекләр, олыслар мисалында өйрәнү тәҗрибәсе тулаем Казан ханлыгын өйрәнүне конкретлаштыра, материаль җирлек белән баета дип әйтергә була. Безнең фикеребезчә, төбәкләр тарихын өйрәнү — үзәк белән җирле идарә арасындагы вассаллык мөнәсәбәтләрен, Казан ханлыгының дәүләти төзелешен һәм сәяси идарә системасын тулырак күзалларга ярдәм итә. Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен тикшерү үрнәге бу урта гасыр дәүләтенең төбәкләре тарихын өйрәнүгә, аңа игътибарны юнәлтүгә, тарихи ядкарьләрне барлау һәм торгызуга да мәгълүм дәрәҗәдә өлеш кертә ала.

    Казан ханлыгындагы феодал вассаллык нигезләрен Чаллы төбәге мисалында өйрәнү тәҗрибәсенә килсәк, аның тарихи һәйкәлләргә бай һәм археологик яктан чагыштырмача яхшы өйрәнелгән булуын күрәбез. Язма чыганакларда Чаллы төбәге идарәчеләре хан, би буларак күрсәтеләләр, төбәкнең кенәзлек, билек яисә аерым сәяси үзәк буларак тоткан урыны төрле хронологик чорларда искә алына. Чаллы төбәгенең үзенчәлеге, ә аның үзәге — Чаллы шәһәренең феодал үзәк буларак яшәгәнлеге тарихи язмалардан да күренә. Бу үзенчәлек, мөстәкыйльлек билгеләре Болгар чорыннан Алтын Урда дәвере аша Казан ханлыгына да күчкән. Шунлыктан Чаллы феодал биләмәлеге мисалында феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен тикшерү тәҗрибәсе Болгар, Алтын Урда дәверләреннән килгән тарихи дәвамчылыкны күзәтү, чагыштыру һәм нәтиҗәләр ясау мөмкинчелеген дә тудыра.

    Бу тарихи мирасчылык археологик ядкарьләр аша да күзәтелә. Мәсәлән, Чаллы шәһәрлеге янәшәсендә ХV-ХVI гасырларга караган кабер ташлары сакланган. Язуларыннан күренгәнчә, әлеге ташлар Чаллы төбәгендә яшәгән бәк-морзаларга куелган. Төбәктә борынгы авыллар күп һәм аларның җирле топонимикасы, гидронимикасы да тарихи яктан кызыклы. Тарихи чыганаклар һәм археологик тикшерү нәтиҗәләре борынгы Чаллы шәһәрлеге тирәсендәге ике дистәдән артык авылның Болгар, Алтын Урда, ханлык чорларында ук яшәгәнлеген күрсәтә. Әлеге авыл атамаларында ханлык чорындагы иерархик бүленеш эзләре сакланып калган. Шунлыктан Чаллы төбәген феодал вассал биләмәлеге буларак өйрәнү өчен нигез бар.

    Казан ханлыгындагы феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен тикшергәндә, әлеге җирләрнең Русия дәүләте тарафыннан яуланып алынуына актив каршылык күрсәтү чорына игътибар итү дә мөһим. Бу тарихи процесста ханлыкның төрле төбәкләре, халыклары актив катнашканлыктан, анда бәк-кенәзләрнең, җирле халыкларның үзара мөнәсәбәтләре ачык чагылыш таба.

    Казан ханлыгының төрле өлкәләре тарихи чыганакларда вилаять, олыс кебек төшенчәләрдә чагылыш таба. Чаллы төбәгенең ханлык чорында нинди статуста яшәгәнлеге үзе бер проблема булып торганлыктан, без аны феодал биләмәлек дип гомумиләштерелгән киң төшенчә белән билгелибез. Олыс термины Алтын Урда чорында ук күп мәгънәләргә ия булган. Шул сәбәпле, феодал биләмәлеккә синоним төшенчә буларак, хезмәтебездә параллель рәвештә олыс терминын һәм шуңа мәгънәви аваздаш вилаять төшенчәсен куллануны да урынлы дип табабыз. Нигездә, бу терминнар астында феодал вассал биләмәлеге күздә тотыла.

    Казан ханлыгының үзәге Идел, Нократ (Вятка), Чулман (Кама) елгалары кисешкән җирләргә туры килә. Чаллы төбәге шул җирләрнең көнчыгыш өлешендә, Кама елгасының уң ягында (Чулман алдында) урнашкан. Әлеге төбәкне икегә аерып, Шомбыт (Чаллы) елгасы һәм аның күп төрле кушылдыклары ага. Шомбыт елгасы бассейнының урта һәм югары өлеше көтүлекләргә бай һәм игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудыра. Елганың түбән, Чулман елгасына койган өлешенең тирә-ягы комлы һәм комлы-балчыклы җирләрдән тора. Шул сәбәпле Чаллы төбәге авыллары, нигездә, Шомбыт елгасының урта һәм югары агымнары һәм аларның күпсанлы кушылдыклары буйлап урнашкан. Бу үзенчәлек Болгар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чоры археологик һәйкәлләренең географик таралышы белән дә раслана. Шомбыт елгасына параллель рәвештә, аннан көнбатыштарак – Суша, ә көнчыгыштарак Бөрсет (Берсут) елгалары ага. Чаллы белән Суша елгалары арасында бүгенге көнгә кадәр табигый урманнар сакланып калган. Бу тирәләр күлләргә, төрле сазлыклы иңкүлекләргә бай. Элекке чорларда, Идел-Чулман суы ясалма рәвештә күтәртелгәнче, күлләр тагын да күбрәк булган.

    Чаллы белән Бөрсет елгалары арасындагы җирләр, күбрәк комлы туфрактан тору сәбәпле, ылыслы урманнарга бай. Билгеләп үткәнчә, Чаллы елгасының түбән агымы да игенчелек һәм терлекчелек өчен уңай шартлар тудырмый. Шул сәбәпле Чаллы елгасы бассейны үзенең күп төрле кушылдыклары белән бергә башка төбәкләрдән географик яктан табигый чикләр белән аерымланган.

    Чыганаклар буенча Чаллы феодал биләмәлегенең чикләрен тулаем ачыклау мөмкин түгел. Шунлыктан төбәк җирләре мондагы тарихи-археологик ядкарьләрнең Чаллы топонимик һәм гидронимик атамасының таралышына бәйле рәвештә өйрәнелә. Чаллы биләмәлегенә кергән авылларның тарихи бергәлеге Казан ханлыгы яулап алынганнан соң бер даруга, йөзлеккә (сотня) керүләрендә дә чагылыш таба. Шартлы рәвештә Чаллы феодал биләмәлеге төньякта — Шомбыт елгасының югары агымы, көнбатышта — Суша һәм аның кушылдыгы Кече Чаллы, Сулы елгалары, көньякта — Чулман, көнчыгышта Шомбыт белән Бөрсет елгалары арасындагы җирләр белән чикләнә. Чаллы феодал биләмәлегенең үзәге — нигездә, борынгы Чаллы шәһәренең әйләнә-тирәсе — Чаллы (Шомбыт) елгасының урта, югары агымнары һәм аларның кушылдыклары бассейннары белән билгеләнә.

    Тикшеренүнең хронологик чикләре Казан ханлыгының яшәү чоры белән билгеләнә. Алтын Урданың көчсезләнүе, таркалуы сәбәпле, аның составындагы күп кенә олыслар мөстәкыйль дәүләтләр буларак аерымлана. Шу-ларның берсе — Казан ханлыгы. Аның яшәеш чорлары ХV-ХVI гасыр урталарына карый (1437/1445 — 1552/1557 еллар). Ул бер үк вакытта борынгы Болгар дәүләте һәм Алтын Урда — Җучи Олысының варисы булып тора. Казан ханлыгы җирлегендә һәм халкының яшәешендә Алтын Урда мирасы белән беррәттән Болгар дәүләте чорыннан ук килгән үзенчәлекләр дә сакланган.

     


    Институт истории им. Ш.Марджани АН РТНовостиНаукаПубликацииМероприятияТатароведениеПроекты–online ИнформацияКАЛЕНДАРЬ СОБЫТИЙ